Китапханәләр көне
27 май көнне Сая авыл китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан «Мин кулыма китап алам» китап күргәзмәсе тәкъдим иттелде, китап укучыларны авыл китапханәсе тарихы белән таныштырып, китап, китапханә турында табышмаклар чиштек. Китапханәче үзе язган «Китапханәче тормышы» турындагы шигырен укыды, китапханәгә вакытында китап китермәүчеләргә багышланып А.С.Пушкинга ияреп шаян итеп язылган шигырь дә балаларга бик ошады.