Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Борынгы һөнәрләр дөньясы

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Сая авылы китапханәсе гади булмаган чара уздырды. Чара барышында онытылып бара торган йон эрләү кебек традицион һөнәрчелек  белән танышырга мөмкин булды. Китапханәче эрләү тарихы, гореф-гадәтләр һәм аларның мифология белән бәйләнешләре турында сөйләде, күргәзмәдә тәкъдим ителгән сарык йонын эшкәртү кораллары белән таныштырды. Мастер-класста барлык катнашучылар да йон эрләп карап, һөнәрчеләр ролендә була алдылар.