Кыңгырау чәчәк
Сая авыл китапханәсендә шагыйрә Резедә Вәлиеваның 95 еллыгына китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмазалар җыелган китаплар урын алды. Шагыйрьнең иҗаты тирән эчкерсезлек, табигатькә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның күп кенә шигырьләре музыкага салынган. Балалар Татарстан-туган як, аның табигате, дуслык турында шигырьләрен яратып укыйлар. Резеда Вәлиева әсәрләрен балалар да, өлкәннәе дә яраталар, алар игелек һәм мәрхәмәтлелек, туган телгә, ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.