Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Һөнәр сайлау - киләчәккә бер адым»

Һәр кеше тормышында җаваплы момент - һөнәр сайлау башлана. Меңнәрчә сорау туа: нинди һөнәр сайларга, кая барырга һәм башка бик күпләр. Һөнәрне сайлауга аңлы рәвештә якын килергә кирәк. Китапханәдә яшьүсмерләр өчен «Һөнәр сайлау - киләчәккә бер адым» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә яшьүсмерләр яше өчен төрле һөнәрләр үзенчәлекләре, уку йортлары нинди булуы һәм булачак һөнәр сайлау алдыннан тагын күп кенә файдалы мәгълүмати китаплар сайланган.