Хыялым – очучы булу
Сая авыл китапханәсендә китап укучылар өчен космонавтика көненә багышланган танып белү сәяхәте үткәрелде. Укучылар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Китапханәче укучыларга космонавтиканың космоска очу серләрен сөйләде. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.