Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Нәүрүз килә, беләмсең?

«Нәүрүз»  – яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге һәм яңа игенчелек елы башланган көн. Авыл китапханәсендә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче бәйрәм кунакларына «Нәүрүз бәйрәме» нең тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме булуы турында сөйләп үтте. Гадәт буенча, бер-беребезгә һәм якыннарыбызга чын күңелдән сәламәт озын гомер, иминлек, тынычлык һәм татулык теләнелде