Ягез әле, егетләр!
Сая авыл китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында «Ягез әле, егетләр!» исемле квест – уен үткәрде. Егетләр зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп конкурсларда көч сынаштылар. Уен барышында катнашучылар гаскәрләрнең төрләрен, хәрбиләрнең һөнәрләрен, шулай ук хәрби батырлык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда хәрби темага матур әдәбият тәкъдим ителде.