Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Бергә укыйбыз - кычкырып укыйбыз»

 

4 нче март көнне Сая авылы китапханәсендә, Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан «Бергә укыйбыз - кычкырып укыйбыз» марафоны үтте. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен, хикәяләрен, шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Кемгәдер Р.Корбанның «Кояш», Ф.Тарханованың  «Уңган кыз», Г.Тукайның «Туган тел», А.Алишның «Сер тотмас үрдәк», татар халык әкиятләре күңеленә якын. Бергә укулар кызыклы һәм файдалы үтте, һәр укучы үзенә охшаган китапны алды.