«Туган ил сагында»
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Сая авыл китапханәсендә «Туган ил сагында» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Ватаныбызны саклаган геройларга багышланган китаплар турында сөйләдек. Күргәзмәдә тарихи әсәрләр, мемуарлар һәм хәтта балалар әдәбияты да тәкъдим ителде. Һәр килүче үзе өчен кызыклы нәрсә таба алды: Бөек сугышлар тарихымы, әллә вакыйгаларда катнашучыларның шәхси истәлекләреме.