Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Халыкара туган тел көне

 

 

Сая авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Әнкәм теле» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Китап укучыларга дөньяның төрле илләрендә халыкара туган тел бәйрәме тарихы турында сөйләнде,  һәр халыкка кадерле булган тел турында фикерләр алыштык һәм Татарстан Республикасында күпчелек халык өчен рус һәм татар телләре булуын искә төшердек. Әңгәмә барышында балалар шулай ук халыкларның тел һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерде.