Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Солтан Шәмси

Язучы якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көне уңаеннан Сая авылы китапханәсе укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Укучыларга язучының китапханә фондыннан «Ут хәйләсе», «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса» китаплары тәкъдим ителде. Балалар белән бергә «Ут хәйләсе» әкиятеннән өзек укылды.