Әдәби калейдоскоп
Сая авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен викторина-уен узды. Катнашучылар татар язучылары һәм шагыйрьләре тормышыннан кызыклы фактларны, аларның әсәрләрен искә төшерделәр, укылган өзеклек буенча әсәрнең авторын һәм исемен билгеләделәр, әдәби геройларны белделәр. Чарага туган телдә төрле жанрларның классик һәм заманча татар әдәбияты әсәрләре тәкъдим ителде, укучылар игътибарына «Китаплар хәзинәсе» китап күргәзмәсе әзерләнде.