Йөрәк җыры
Сая авылы китапханәсендә, Мостай Кәрим - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйренә 105 ел уңеннан «Мостай Кәрим иҗаты буйлап сәяхәт» дигән презентация аша бөек шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм әсәрләре турында сөйләнде, авторның шигырьләрен укыдык. Аеруча китап укучыларга бүгенге көнгә туры килә торган «Россиянмын» шигыре ошады.