«Гүзәл Башкалам»
Сая авыл китапханәсендә шәһәр көне уңаеннан китап укучылар игътибарына «Гүзәл Башкалам» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары турындагы китаплар урын алды. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, республика дәүләт символлары, герб һәм әләм төсләренең әһәмияте турында сөйләде.