Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Вакыт һәм технологияләр

 

Сая авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара узды. Чарада катнашучылар хыял  машинасында күптән узган тарихи чорлар буенча танып-белү сәяхәтендә катнаштылар. Балалар өчен тематик күргәзмә һәм мини музей оештырылган иде. Алар экспонатларны кызыксынып өйрәнделәр. Чара нәтиҗәсендә балалар тарих турындагы белемнәрен киңәйттеләр, танылган уйлап табучылар   турында мәгълүмат алдылар.