Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Бөтендөнья Халыкара балалар китабы көне

Ел саен   апрель башында әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Бөтендөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Әлеге  бәйрәм уңаеннан Сая авыл китапханәсендә әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды, әкиятче  Ганс Христиан Андерсен  турында сөйләде.  Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, китап  һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.