Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Һөнәрленең кулы алтын»

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Сая авылы китапханәсендә «Гаилә традицияләре-кул эшләре» исеме астында мастер - класс үткәрелде. Китап укучылар игътибарына «Һөнәрленең кулы алтын» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үз куллары белән төрле тукымалардан курчаклар ясадылар. Чарада катнашучы һәр укучы үзе ясаган курчак белән кайтып китте.