«Акыл – батл»
Сая авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланган «Акыл – батл» уены үткәрелде. Уенда катнашучыларга үз белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирелде, алар сорауларга җавапларны төгәл һәм тиз бирделәр. «Татар теле әйтер «ядәч!» дип» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан барлык катнашучылар белән «Туган тел» җырын башкардык.