Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне»

 27 гыйнвар - Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне уңаеннан тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучыларга Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде, сугышның дәһшәтле вакыйгалары – Ленинград блокадасы һәм аны өзү, нәни ленинградлыларның ачлык-ялангачлык белән көрәшүләре, сугышның беренче көннәреннән үк олыларга булышырга тырышулары, сугышка киткән әти-әниләре урынына станок артына басулары һәм башкалар турында белде.