Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Шәвәли маҗаралары»

20 ноябрь көнне Сая авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел  уңаеннан китап укучылар игътибарына «Шәвәли маҗаралары» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китап укучылар белән язучының шаян шигырьләре укылды. Укучыларга «Көчле кул», «Ширбәтле тау», «Бабай балы», «Шәвәли һәм мотоцикл» шигырьләре аеруча ошады. Язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.