Якташыбыз Роберт Шакировка 85 яшь
Биектау районы күренекле кешеләргә бай, алар туган як өчен күп нәрсә эшләгәннәр. Шундыйларның берсе – Шакиров Роберт Вафич-педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, Рәсәй Федерациясе мәктәбенең атказанган укытучысы, 1971-1978 елларда ТАССР мәгариф министры урынбасары. 1978-1982 елларда Әфганстан Демократик Республикасы мәгариф министры киңәшчесе, Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетының Казан филиалы директоры, күп санлы фәнни хезмәтләр авторы. Быел аңа 85 яшь тулды.
Танылган якташыбыз Шакиров Р. В. юбилеена, Мәмдәл авылы җирлеге хуҗалары, Юртыш авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә, очрашу оештырды. Юбилярны әлеге мөһим вакыйга белән котларга аның якташлары, туганнары, хезмәттәшләре, язучылар С.Шәмси, Р.Корбан, Л.Сабирова, Г.Камал театры артистыА.Хисматов, җырчы А.Тимершәех килделәр.