Укытучылар көне
7 октябрь көнне Сая авылы китапханәсендә укытучылар көне уңаеннан китап укучылар игътибарына «Укытучым – иң кадерле кешем» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Анда укытучылар турында язмалар язылган газета-журналлар материаллары, язучыларыбызның матур әдәби әсәрләре урын алды. Укучыларның Ләлә Гыймадиеваның «Ике әни һәм бер математика», Илшат Сәйфуллинның «Җиденче дәрес», Владимир Железнековның «Чучело» китапларын яратып укулары ачыкланды. Авыл җирлеге башлыгы белән Сая башлангыч мәктәбе укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләдек.