Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Язучы Тәлгат Галиуллинга 85 яшь

31 июль көнне Сая авылы китапханәсендә татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәби улы Галиуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан, китап укучылар игътибарына «Әдәбият фәне аксакалы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар аның «Таүбә» романын, «Тормышчан бетем» хикәясен,  «Китек көзге», «Татар әреме» китабына кергән повесть, бәяннарын яратып укыйлар. Казан утлары журналы һәм Мәдәни җомга гәҗитләрендә язучы турындагы язмаларны кызыксынып укыдылар.