Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Хыялым очучы булу

 

12 апрель көнне Сая авыл китапханәсендә укучылар өчен «Дөньяда иң беренче» танып-белү сәгате оештырылды. Балалар космонавтика үсеше тарихы, Җир планетасының беренче космонавтының биографиясе белән таныштылар. Космик киңлекләрне яулап алучының балачак һәм яшүсмер еллары турында, максатчан яшь егетнең үз хыялына тырышып баруын һәм космонавт булуын белделәр. Безнең илнең авиация һәм космос тармагы өлкәсендәге казанышлары турында сөйләдек.