Шигъри мизгел
21 нче март көнне Сая авылы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көне узды, китапханә һәр укучыны Биектау районы шагыйрьләре әсәрләре буенча «Минем яраткан шигырьләрем» шигъри эстафетасы һәм яраткан шагыйрьләрнең китап күргәзмәсе белән каршы алды. Көн дәвамында шигъри әсәрләрне бер-бер артлы укып тордылар. Р.Корбанның җыентыгыннан «Туган нигез», «Биектау», «Әни» шигырьләре укылды.