Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Табигать ярдәм сорый»

25 февраль көнне  авыл китапханәсендә укучылар өчен «Табигать — безнең туган йортыбыз!» максатлы программага нигезләнеп «Табигать ярдәм сорый» буклетлар тарату оештырды. Җир планетасы-безнең уртак йортыбыз, шуңа күрә аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыкларын саклап, аңа кайгыртучанлык һәм игътибар белән карарга кирәк. Бу эштә иң мөһиме-үзеңнән башлау. Чөнки һәрбер кеше дөньядагы экологик хәлгә тәэсир итә ала. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә — тирәлеккә нинди йогынтысын һәм уртак йортыбыз-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.