«Минем Әти иң батыры»
22 нче февраль көнне Сая авылы китапханәсендә «Минем Әти иң батыры» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәдә укучылар әтиләргә багышланган шигырьләр укыдылар, «Бу батырлар һәм кыюлар көне» дигән күргәзмә белән танышып үттеләр, күргәзмә янында солдат тормышы һәм сугыш техникасы турында кызыклы әңгәмә үтте.