«Туган телем-иркә гөлем»
21 нче февраль көнне Сая авылы китапханәсендә «Туган телем-иркә гөлем» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Яшь китап сөючеләр фольклор дөньясына – татар халык әкиятләре, җырлары, табышмаклары, такмаклары, тизәйткечләре дөньясына, халык сәнгате һәм иҗаты дөньясына кереп чума алды. Дуслык һәм татулык турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, санамышлар, үртәгечләр тыңладылар. Халык авыз иҗаты әсәрләре арасында аерылып торучы әкиятләр турында да онытмадылар, чөнки әкиятләр ул – үз геройлары булган тылсымлы дөнья. Китапханә фондында төрле яшьтәге китап укучылар өчен дә китаплар бар.