Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Ленинград блокадасы балалары

26 нчы январь көнне Сая авылы китапханәсендә «Блокада икмәге тәме» дип исемләнгән потриотик чара узды. Бөтенроссия Хәтер акциясе 125 грамм авырлыктагы ипи кисәге булып тора — Ленинград блокадасының иң авыр чорында кешегә икмәк бирүнең нәкъ менә шундый минималь нормасы билгеләнгән. Акциядә катнашучыларга кешеләрнең батырлыклары турында сөйләнде һәм «Ленинград блокадасы балалары» исемле кыска метражлы фильм күрсәтелде.