Халыкара кошлар көне.
https://vk.com/wall120026798_7578
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә.
Елның нәкъ менә шушы фасылында, язын, кошлар гаҗәеп могҗиза - оя кора торган урыннарына кайтыр өчен меңнәрчә чакрым араларны узып, Ватаннарын яратуларын күрсәтә, һәр язда күчмә кошларның тавышлары туган җиргә мәхәббәт җырына әверелә.