Данлы башкалам
https://vk.com/wall120026798_7284
Шәһәр көне уңаеннан китап укучыларны «Данлы башкалам» китап күргәзмәсе белән таныштырдым, интернет челтәренә мәгълүмат урнаштырылды. Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшү алып барылды, Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыкладык. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә төшендерергә омтылдык.