Саинская сельская библиотека - филиал № 25

“Татарстан гербы”

Китап укучыларны «Татарстан гербы» китап күргәзмәсе белән таныштыру үткәрелде. ТАССРның Герб һәм флагы турында сөйләнде, Герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 елның 7 февралендә кабул ителүе турында сөйләде. Балалар шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигерәк тә балалар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.