Үлемсез каһарманлык: Җәлил һәм җәлилчеләр
25нче август көнне Дачное авыл китапханәсендә Муса Җәлил һәм җәлилчеләр истәлегенә багышланган әңгәмә узды. Шагырьнең каһарманлыгы, батырлыгы турында бар дөнья белә! Бөек Ватан сугышында кадәрге иҗатында ул самими, беркатлы, идеология бирелгән, кайгы-борчу белмәс, тормышны яратучы шагырь булып күз алдына килә. Сугыш чорында аның шигърияте тагын да киңрәк колач җәя, шигырьләрендәге каһарманлык рухы тулырак ачыла. Әлеге чарада укучылар М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында таныша алачаклар.