Балачакның тугры илчесе
23нче август көнне Дачное авыл китапханәсендәтатар балалар язучысы Л.Ф. Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан «Балачакның тугры илчесе» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Әсәрләренең һәммәсе дә яшь буынга багышланган булып, автор аларда кызыклы сюжетка корылган маҗаралы вакыйгалар, ситуацияләр ярдәмендә балаларның уй-хыялларын, белемгә, батырлыкка омтылышларын романтик буяуларда сурәтли, укучылар күңеленә гуманистик идеяләр сеңдерә. Өч дистәдән артык китап авторы Л.Ихсанованың аерым әсәрләре рус, украин, эстон, чуаш, башкорт телләренә тәрҗемә ителә.