Сельская библиотека пос. Дачное - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-22/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: Республика Татарстан, Высокогорский райн, поселок Дачное, ул. Центральная, д.11

"Ә. Фәйзи һәм театр"

Әхмәт Фәйзи әдәби иҗатын 1916 елда башлый. Беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле. Шигырьләрендә ул шул заманда барган зур вакыйгаларда кеше шәхесенең үсешен сурәтли. Аның 1930-елларда язылган «Флейталар» поэмасы, гомумән, совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казанышларыннан берсе булып исәпләнә. Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Әдип шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр («Каен себеркесе», 1958), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй») авторы буларак та заманында киң популярлык казанаДраматург буларак Ә.Фәйзи иҗатының башлангыч чорында, нигездә, кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык шундый пьеса билгеле. Аның «Матурлык дөньясында» исемле беренче комедиясе Уфа сәхнәсендә 1920 елны уйнала. Ссылка: https://vk.com/wall710242219_239