Сөю бит ул картаюны белми.
9 февральдә Дачное авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 яшь тулу уңаеннан «Сөю бит ул картаюны белми...» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Ф. Г.Яруллин милли мәдәнияткә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның биографиясе һәм иҗаты татар әдәбияты өчен батырлык, фидакарьлек, рухи көч һәм туган якка мәхәббәт гәүдәләндерелде.