“Сугыш урлаган балачак”.
9 май көнне, Җиңү көне уңаеннан, Ислейтар авыл клубында тыл ветераннары белән очрашу уздырдык. Чараның максаты: яшьләрдә өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.