“Тукайны бүләк иткән яз”.
26 апрель көнне китапханәбездә "Тукайны бүләк иткән яз" исеме астында шигырь кичәсе үткәрелде.Шагыйрьнең үткән тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча скетч күрсәтелде. Балалар күңелендә бик кызыклы һәм мавыктыргыч чара буларак истә калды әлеге кичә.