“Гасырлар хәтере”
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтә. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизымны җиңгән каүарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хыкыбыз юк! Бу тарихи чарадан без дә читтә кала алмадык. "Гасырлар хэтере" исеме астында сөйләшү уздырдык. Әңгәмә вакытында укучыларга сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк һәм башкалар турында сөйләштек.