«Һәркемнең үз хакыйкате»
25 мартта татар шагыйре Әхмәт Рәшитнең тууына 90 ел тулды. Әхмәт Рәшит татар телендә, шул исәптән балалар өчен, берничә шигъри җыентык, поэма һәм хикәяләр авторы, ә 1983 елда «Современник» нәшриятында аның рус телендә язылган «Млечный путь» китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең бөтен иҗаты аша заманнар бәйләнеше темасы уза. Әхмәт Рәшит дөньяның матурлыгын һәм яшәешнең мәңгелеклеген данлый. Әхмәт Рәшит казак һәм каракалпак әдәбияты классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Шагыйрьнең үз шигырьләре рус теленә генә түгел, украин, белорус, латыш, казах, чуаш һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Китапханәдә аның шигырьләрен кычкырып уку уздырылды.