Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Әткәйгә хат»

30 мартта, татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ (Рәдиф Гатауллин) тууына 85 яшь тулу уңаеннан, Наратлык авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Иҗат эшчәнлеге дәверендә Рәдиф Гаташ ике дистәгә якын шигъри китап бастырып чыгара. Аның әсәрләре Азәрбайҗан, Латыш, Литва, Төрек, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Китапханәче катнашучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.