Балалар китабы атналыгы
Балалар китабы атналыгы – балалар китабы укуны үстерү буенча иң зур чара һәм 1943 елда барлыкка килгән илебезнең иң борынгы мәгърифәтчелек акциясе дә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә соңгы елларда акциягә чын мәгънәсендә Бөтенрәсәй масштабы бирелде. Балалар китабы атналыгы РФ Президенты В.В.Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелде. Китапханәдә китап күргәзмәләре, кычкырып укулар, презентацияләр күрсәтү, миниконкурслар, әдәби уеннар оештырылды.