«Дөнья яме – әнкәй, хатын-кыз»
Халыкара хатын-кызлар көне – ул бәйрәм генә түгел, ә яз, өмет һәм җылылык символы. Бу көн барлыкка килгәннән бирле хатын-кызга хөрмәт, аның хезмәт сөючәнлеге һәм гаилә турында кайгыртуы чагылышына әверелде. Бөтен ил аны шатлык һәм рәхмәт белән билгеләп үтә, нәкъ менә хатын-кызлар җәмгыять терәге булып тора. Наратлык авыл китапханәсендә шигърият кичәсе булып узды. Китапханәче җыелучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, бәйрәмнең тарихын сөйләде. Чарада хатын-кыз, Ана, мәхәббәт һәм яз турында шигырьләр яңгырады. Чарага тематик китап күргәзмәсе әзерләнде.