«Без бит авыл малае»
Ел саен 23 февральдә без мөһим дәүләт бәйрәмен – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без ир-атларны – әтиләрне, бабайларны, абыйларны котлыйбыз. Ир-атлар хаклы рәвештә Ватаныбызны саклаучылар булып санала. Бу шулай ук Ватан өчен үзен кызганмаган, хәрби бурычларына ахырга кадәр тугры калган кешеләрне искә алу көне. Алар өчен без үзебезнең авыл клубы белән берлектә "Без бит авыл малае" бәйрәмен оештырдык. Төрле күңел ачу уеннары концерт номерлары белән үрелеп барды.