Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел»

Туган телебез һәрберебез өчен бәһасез. Анда без беренче сүзләрне әйтәбез һәм барыннан да бигрәк үз фикерләребезне белдерәбез. Бу барлык кешеләр үз шәхесләрен төзи торган нигез, ул безгә гомер буена юл күрсәтеп баручы. Тел – ул үз-үзеңне, үз тарихыңны, мәдәниятеңне, һәм иң мөһиме, барлык үзенчәлекләре булган башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү ысулы. 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу көн уңаеннан авыл китапханәсендә «Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды . Укучыларыбызны яңа китаплар белән таныштырдык.