Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Поэзия доброты»

Рус, совет балалар язучысы Агния Львовна Бартога 120 яшь тулу уңаеннан безнең авыл китапханәсендә язучының китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Кечкенә укучыларыбызны Агния Бартоның биографияләре һәм китаплары белән таныштырдык. Агния Бартоның күпчелек шигырьләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар яки башлангыч сыйныф укучылары өчен язылган. Әсәрләр уку һәм истә калдыруның гадилеге белән аерылып торалар. Алар аша автор балага гади тел белән лирик чигенешләрсез һәм тасвирламаларсыз мөрәҗәгать итә. 1976 елда «Балалар шагыйре язмалары» басылып чыга, анда ул үзенең иҗади юлы һәм балалар белән эшләү турында уйлана.