Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Муса Җәлил – безнең каһарман»

Муса Җәлил шагыйрь иде. Нәкъ менә шигырьләре аның гаепсез булуының беренче дәлиле була. Шигырьләре шушы рәхимсез заманда аның төп эше һәм иманы булып кала. Кәгазь кисәкләренә язылган  бу шигырьләргә исән калырга насыйп була. Алар Җәлилнең какшамас рухын, аның мәхәббәтен, сагышын, назын, ярсуын үзләрендә йөртәләр. Анда шәхси уйлар да, Җәлилгә хас булганча, патриотик хисләр дә күп. Бу шигырьләрне һәлакәт чигендәге батыр кеше язган. Якынлашып килүче үлем аны үзеннән һәм үз идеалларыннан ваз кичәргә мәҗбүр итә алмаган. Тууына 120 ел тулу уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе һәм Җәлилгә багышланган стенд оештырылды.