Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Ут хәйләсе»

Солтан Шәмси - язучы, тарихчы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Аның күп кенә әсәрләре Алтын Урда чорындагы катлаулы вакыйгаларны яктыртуга багышлана. Язучы якташыбыз Солтан Шәмси туган көненә Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Тәкъдим ителгән материал укучыны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.