«Туган ягым - яшел бишек»
Гыйнвар аенда Совет татар язучысы, редактор, очерк язучы Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 125 ел тула. Бу көнгә Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә әдипнең танылган әсәрләре: «Туган ягым — яшел бишек», «Алтынбикәнең җиде ачкычы», «Гармунчы», «Честь», «Сиваш»тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук язучының биографиясе, фотопортреты, танылган кешеләрнең язучы турында әйткән сүзләре күрсәтелде.