Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Айның нурлары арасында»

Совет шагыйре һәм драматургы Һади Такташ татар поэзиясен һәм драматургиясен булдыру өчен бик күп эшләр башкарырга өлгергән. Аның әсәрләре Ватанга, табигатькә һәм кешегә ихлас мәхәббәтне чагылдыра. Аның тууына 125 ел тулу уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә әдәби сәгать үткәрелде. Тематик китап күргәзмәсе ясалды. Катнашучылар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән танышты, яраткан шигырьләрен сөйләп, өйдә уку өчен китаплар сайлап алды.